Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 июль , 16:44

Үткәннәргә кайтаручы телефон будкасы

Уфада әнә шундый урын бар, килеп күрегез әле!

Үткәннәргә кайтаручы телефон будкасы
Үткәннәргә кайтаручы телефон будкасы

Уфада әнә шундый урын бар, килеп күрегез әле!

   Башкаланың Гоголь урамы,56 адресы буенча урнашкан Довлатов ихатасы уфалыларны үзенә тарта. Ни өчен дисезме? Чөнки анда безнең... Довлатов, Бродский, Высоцкий, Тарковский, Нуреев һ.б. атаклы кешеләр белән сөйләшү мөмкинлегебез бар.

   Чагу кызыл һәм сары төсләргә буялган телефон будкасы эчендә телефон һәм киңбилгеле фамилияләр язылган исемлек бар. Шалтыраттыңмы, үзең теләгән кешенең җавап бирүен көт тә тор!

   Мондый телефон будкасын урнаштыру идеясе уфалы Артем Шәрәфетдиновныкы. Телефон аппаратын Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары эшләгән, будканы матур итеп Уфа рәссамы бизәгән.

Фото: mgazeta.com

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: