Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 июнь , 10:37

Ял эзләп авылга

Әйе, дөрес ишеттегез, киләләчәккә планнар шундый.

Ял эзләп авылга
Ял эзләп авылга

Әйе, дөрес ишеттегез, киләләчәккә планнар шундый.

 

2025 елга илдә авыл территорияләренә туристлар агымы 5 миллионга җитәчәк

Былтыр республикага 2,2 миллион турист килгән. Бу, 2022 елдагыга караганда, 14,3 процентка күбрәк. Башкортстанда һәрдаим ачылып килгән тарихи урыннарны исәпкә алганда, быел бу сан күпкә артыр.

Санкцияләр басымы  безгә кагылмады дип әйтә алмыйбыз.  Алар тормышның барлык тармакларына да тәэсир итте. Зур йогынтысы туризм тармагында үзен ныклап сиздерде.  Елдан-ел ешрак чит илләргә сәфәр тотучылар да, ниһаять, кеше аягы сирәк баскан туган җир табигатенә игътибарын юнәлтте.  Күпләр хәзер үзебезнең гаҗәеп табигый матурлыкка ия төбәкләрдә ял итүне өстен күрә. Русия табигый-климатик, мәдәни-тарихи төрлелеге буенча дөньяда кызыксыну уятучы, үзенә җәлеп иүче илләрнең берсе буларак, экологик туризм үсешкә китте. Кабатланмас гүзәл  табигате белән тартып торучы төбәкләр арасында Башкортстан­ның да булуы безнең республика өчен гаҗәеп мөмкинлекләр ача. Хәтерегездә булса, Республика  Башлыгы сыйфатында эшли башлаганда Радий Хәбиров Башкортстанда эчке туризм үсеше белән бәйле хәлне кискен дип атаган иде. Дөрестә дә шулай иде.

Башкортстан ─ хозур табигатьле, күпмилләтле, бай тарихка, мәдәнияткә һәм тирән тарихка ия соклангыч матур, кунакчыл, икмәкле-тозлы  күркәм республика. Юкка гына ул туристлар агымы кинәт арткан төбәкләр исәбенә керми. Ил эчендәге туризмны үстерүдә һәм үзебездә ял итү мөмкинлекләрен арттыруда гомумдәүләт проектлары мөһим роль уйный. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” юнәлеше, мәсәлән, турист­ларга хәвефсез һәм сыйфатлы сервис тәэмин итү мәсьәләләрен дә үз эченә ала.

Илдә, республикада әлеге проектның экологик авыл туризмын үстерү юнәлеше “экотуризм” дип атала. Экспертлар фаразлавынча, 2025 елга илдәге туристик сәяхәтләрнең өчтән бер өлеше экотурист­лар өлешенә туры киләчәк. Шулай итеп, кайчандыр эштән качып киткән авылларга ял итәргә хәзер кайта башладык. Әлеге индустрияне үстерү авыл җирендәге реаль керемне 120 миллиард сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, диләр. Әлеге күрсәткечкә ирешүгә дәүләт ярдәме һәм аграр тармакны санлыга күчерү чаралары уңай йогынты ясаячак..

Авыл да утыз ел элекке кыяфәтендә түгел. Аның кешеләре тормышы да барлык уңайлыклары булган шәһәр тормышына якын, әмма анда саф һава, чиста су, мунча, файдалы үләннәр.... Телефонны сүндереп, тынычлыкта, тулы релакста җан вә тән белән ял итү – менә нәрсә тансык шәһәр халкына. Никадәр шәһәргә якын шартларда яшәсә дә, эштән бушый алмаган сала халкы үзе исә каядыр барып ял итүне хыялына да кертми – болай да оҗмахта яшәп эшлиләр бит инде...

Ял эзләп авылга табигать һәйкәлләре белән танышырга  баручыларның саны  елдан-ел арта. Рәсми чыганакларга караганда, 2018 елдан, экотуризмга өстенлек бирүчеләр саны елына уртача 15 процентка арта бара. Ачыклабрак әйткәндә, экотуризм – ул кеше эшчәнлегеннән зыян күрмәгән табигый урыннарда әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясамаган туризм. Федераль һәм төбәкләр әһәмиятендәге аеруча сакланылучы табигый терри­торияләр дә шушы исәпкә керә һәм алар илнең гомум мәйданының 12 процентына җитә. Шуларның күбесе авылларга якын. Туристик маршрутларны оештырганда бу сәяхәтләрне тагын да мавыктыргычрак итәргә булыша. Юл буенда чирәмгә бәйләп куелган, хуҗасының  теңкәсенә тигән  кәҗәсе дә турист өчен – экзотика! Экспертлар белдерүенчә,  2025 елга илдә авыл территорияләренә гомум туристлар агымы елына 5 миллион кешегә җитеп, шуның 2 миллионнан артыгын экотуристлар тәшкил итәчәк. Дәүләтнең экологик туризмны үстерүгә ярдәме бу юнәлештәге инфраструктураны яхшыртуда зур урын тота. Бу фермерларга да, шәхси хуҗалык ияләренә дә  керемнәрен арттыруга этәргеч бирәчәк.  Яңа савып алган сөт, яңа аертылган каймак, куе сөттән оетылган катык, тәмле май, тавык йомыркасы һ.б., менә болар туристлар өчен шулкадәр тансык һәм авыл кешеләре көн дә яратып әзерли торган экологик чиста азык. Тагын ни кирәк?

Моннан тыш, экологик туризм авылда өстәмә эш урыннары булдыруга, социаль тотрыклылыкны ныгытуга һәм авыл җиренә белгечләрне җәлеп итәргә дә ярдәм итәчәк, ди.

Авылда һәм яңа территорияләрдә туризмны үстерү ял итүнең яңа юнәлеше – глэмпинглар барлыкка килде. Нәрсә соң ул глэмпинг. Ул да булса,  табигать кочагында уңайлы шартлар тәэмин ителгән мохиттә яшәү икән. Үткән ялларда гына танышларым шундый глэмпингларның берсе - “Йола”да булып кайтты. Тыныч нарат урманы, мунча, җәяүле сукмагы, җиләкле ялан, чәчәкле кырлар, уңайлы торак  –  ял һәм җанга дәва.  Экологик шартларда экстремаль хәлләр тууы да бик ихтимал. Монда да давыл утны сүндергән. Бу уңайсызлык өчен гафу үтенеп, ял өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарганнар. Туристлар ялдан канәгатьлек белән кайтканнар.

Әйткәндәй, экотуризмның әлеге перспектив юнәлеше илдә 2016 елда рәсми статус алган иде. Мондый формат шәһәр тормышыннан, ыгы-зыгысыннан арынып, кешеләргә илнең иң матур табигать почмакларында һәм уникаль табигый шартларда уңайлы мохиттә ял итү мөмкинлеген бирәчәк.

Экспертлар фикеренә колак салсак, якын елларда туристларның 10 проценты нәкъ глэмпингларда ял итүгә өстенлек бирәчәк. Башкортсанда инде уңышлы эшли башлаган дистәләп глемпинг турында гәзитебезнең үткән санында тулырак яздык.

– Башкортстанда якындагы берничә елда глэмпинглар саны 99га җитәргә тиеш. Шул исәптән, мондый объектлар “Торатау” һәм “Янгантау” геопаркларында да оештырылачак. “Инвесторлар өчен мондый проектлар кызыклы һәм без аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер. Соңгы өч елда республикада туристик инфраструктураны үстерү юнәлешендә системалы эш алып барабыз”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: tourdom.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: