Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 июнь , 11:35

Үзеңә эшләгәндәй эшлә!

Риваять.

Үзеңә эшләгәндәй эшлә!
Үзеңә эшләгәндәй эшлә!

Риваять.

 

Бер кеше ялланган эштән китәргә булгач, хуҗасына аның белән хушлашу кыен булган, ул  аңа тагын бер үтенечен белдергән – тагын бер өй салып бирүен сораган.

Балта остасы ризалашкан, әмма эшен теләр-теләмәс кенә,  җиңелчә генә эшләгән. Өй салганда ул нидер башка турында уйланган, 1ич кенә дә күңел биреп эшләмәгән,  тырышмаган, төзелеш материалларының да арзанлысын, сыйфатсызын гына сайлаган.

Шулай оста өйне төзеп бетергән. Шулвакыт хуҗа кеше аңа өй ачкычын сузган һәм :

  • Бу йорт сиңа миннән бүләк, – дигән ул

Балта остасының кәефе нык кырылган...

 

Үзенә буласын белгән булса, ул бөтенләй икенче төрле эшләр иде...

Нәтиҗә: Һәр эшне җиренә җиткереп үзең өчен эшләгәндәй эшлә. Башкаларга тормыш корырыга ярдәм иткәндә, үз тормышың да уңай корыла.

 

Фото: domgrupp.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: