Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 июнь , 15:19

Бу машиналар монда нишләп тора?

Ярый әле тыю билгеләре юк, югыйсә кыймммәткә төшәр иде. Сүз ни хакында?

Бу машиналар монда нишләп тора?
Бу машиналар монда нишләп тора?

Ярый әле тыю билгеләре юк, югыйсә кыймммәткә төшәр иде. Сүз ни хакында?

 

Кичә бакчадан күп итеп, 6 җиләк өзеп алып кердем. Шунна соң җиләк вакыты җитүе дә башка барып җитте! Хәер, без җиләкне кайсы елны да июль башында, тәмләнгәч кенә җыя иде. Ә быел халык “дәррәү” купкан, саранча кебек ялан-кырларны “атаковать “ итәләр. Яшелле-кызыллы җиләкләрне җыярга ашыгу юкка түгел икән. Беренчедән, быел башка җимеш күренми.

Икенчедән, ешаеп киткән яңгырларларда җиләкләре чери башлаган, имеш. Кояш чыкты бит, пешсеннәр иркенләп, өлгерербез, татлысын җыярбыз, дип карыйм да, таныш-белешләрнең башы тулы бер уй: тизрәк җиләк җыярга! )

Яшел килеш җыйгач, аңа тәм кертү өчен шикәр комын күп кушарга кирәк. Алай иткәч, аның витамины каламы соң ул? Ул җиләк буламы, әллә җиләкле шикәр буламы икән?

Ә сез нишлисез, дуслар, җыйдыгызмы җиләк, җыясызмы, тәмлеме, ничекләр эшкәртәсез?

Бу машиналар монда нишләп тора?
Бу машиналар монда нишләп тора?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: