Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 июнь , 18:31

Алсу сулы күлдә коеныр идегезме?

   Австралиянең көньяк-көнбатышында алсу сулы күл бар икән.

Алсу сулы күлдә коеныр идегезме?
Алсу сулы күлдә коеныр идегезме?

Австралиянең көньяк-көнбатышында алсу сулы күл бар икән.

   Хильер күленең озынлыгы 600, ә киңлеге 250 метр тәшкил итә. Ул шулкадәр алсу ки, нәкъ менә Барби курчагының күлмәге төсендә! Яки ачык алсу төстәге сагызны күз алдына китереп карагыз әле! Хәер, биектән караганда, Хиллер күле нәкъ менә алсу төстәге сагыз кебек җәелеп ята да.

   Аның тирәли ком, эвкалипт урманы үсә. Галимнәр күлне күп тапкырлар өйрәнгән-тикшергән, тик андагы суның алсу төстә булу серенә бүген дә төшенә алмыйлар икән. Кайсыбер галимнәр фикеренчә, алсу төсне күлгә анда яшәгән микроорганизмнар һәм бактерияләр бирә.

   20нче гасыр башында күлдән тоз ала башлыйлар, тик 6 елдан соң, аның алсулыгына зыян китерүдән куркып, борчымаска, читтән торып кына күзәтергә кирәк дигән фикергә киләләр.

   Вәт шунда су коенсаң иде, әйе бит, дуслар?!

Фото: magicwaters.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: