Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 июнь , 12:21

Сездә ничек?

Уфа юкәләре чәчәктә.

 

 

Өлкән яшьтәге Әнкәем шушы көннәрдә генә язгы салкыннар юкәләргә дә зур зыян салган – яфраклары бәләкәй генә, чәчәк ата алмаслар быел, дип көрсенеп тора иде. Бүген табибларга бүләкләр “тапшырычкач”,  атлап кына, аллея буйлап кайтырга чыктым. “Уфа урамнары буйлап, яшьлегемне уйлап”, дип эчтән генә көйләп барганда тансык һәм таныш исне тоеп, “шып” итеп туктап калдым – юкәләр чәчәге исе. Ходайның рәхмәте киң бит ул. Назланып кына сары керфекләрен ачканнар. Алтын кояш нурларында  коенып, балланып, хуш ис таратып утыралар. Бер-ике көннән Уфа урамнары янә исерткеч татлы искә – юкә чәчәгенең баллы хуш исенә төренәчәк!

Ә сездә ничек, дуслар, юкәләр чәчәк атамы, атарга ошаганмы? Димәк, юкә балы да булырга тиеш!

Автор фотолары.

Сездә ничек?
Сездә ничек?
Сездә ничек?
Сездә ничек?
Сездә ничек?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: