Күңеле тулы шатлык.
Чакмагыш районы үзәгендә гомер итүче тугры дустыбыз Ясирә апа Нәбиева бүген матбугатчылар белән бәйрәм шатлыкларын уртаклашты. Сүз белән тәбрикләп кенә калмады 78 яшьлек Ясирә апабыз, бик күңелле хәбәр җиткерде: Себер якларында эшләүче кызы аның яраткан өч басмасын: “Өмет”, “Игенче”, Тулпар”ны бүләк итеп яздырган.
Шигъри җанлы, һәрвакыт тормыш-вакыйгаларның уртасында булучан, сөйкемле һәм ачык күңелле Ясирә апа укымый, язышмый тора алмый. Ул үзен белә-белгәннән бирле матбугат басмалары белән дус һәм шулай булачак та.
Сәламәт булыгыз, Ясирә апа. Һәрвакыт шулай заман сулышы белән яшәгез, тормыш белән бергә атлагыз.