Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 июнь , 21:45

Хатынның уч төбе кычыткан һәм... акча кергән

Бер хатын уйламаганда 2,6 миллион сумга баеган.

https://dzen.ru/a/W5ZgWL7DiACrxVIz
https://dzen.ru/a/W5ZgWL7DiACrxVIz

Уч төбе кычытса – акча керә, диюләре кайсыбер чакта, чынлап та, дөрес икән.

Американың Көньяк Каролина штатында яшәүче бер хатын, уч төбе кычыту сәбәпле, лотереядә 30 мең доллар (2,6 миллион сум) акча откан дип яза “Лента.Ру” сайты.

Хатынның машина руле артында барганда уч төбе кычыта башлый. Уч төбе кычытса – акча керә дигәнгә ышанган хатын, бәхетен сынап карарга була. Ул, заправкада машинасын туктатып, кибеткә керә һәм 2 долларга (177 сум) 2 лотерея билеты сатып ала.

Нәтиҗәдә, хатын 30 мең долларга (2,6 миллион сумга) байый. Менә шуннан соң халыктан килгән гыйбарәләргә ышанмас җиреңнән ышанасың инде. Тик ханымның уң кулы кычытканмы, әллә сулымы – бу хакта әйтелмәгән.

Хатын әле бу акчаны нәрсәгә тотасын уйламаган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: