Исәнме, Җәй!
Җәйләр назы җанга тулсын,
Яңгыр яусын, иген уңсын.
Бәхетләр юрыйк җәйләргә,
Тормышлар мулдан булсын!
Сөенеч һәм шатлыкларда
Көн артыннан көннәр тусын.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Җәйләр назы җанга тулсын!
Болындагы чәчәкләрнең
Таң чыклары таҗын юсын.
Җәйләр җанга сихәт бирсен,
Көч һәм шифа тәнгә иңсен!
Тынычлык юрыйк җәйләргә,
Безне кайгы урап узсын.
Сандугачлар җыры белән
Җәйләр назы җанга тулсын!
Яшәү ямен тоеп яшик,
Якыныбызның җылысын.
Өмет баглыйк киләчәккә,
Җәйләребез имин булсын!
Раушания САФИНА.
Июнь
1 – Балаларны яклау көне.
Русия Хәрби диңгез флотының Төньяк флоты көне.
Бөтендөнья ата-аналар көне.
Бөтендөнья сөт көне.
2 – Сәламәт туклану көне.
3 – Бөтендөнья велосипед көне.
4 – Халыкара гаепсез балалар – агрессия корбаннары көне.
5 – Экологлар көне.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне.
6 – Рус теле көне.
Русиядә Пушкин көне.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына – 225 ел(1799–1837).
7 – Бөтендөнья азык-төлек куркынычсызлыгы көне.
8 – Социаль хезмәткәрләр көне.
Бөтендөнья океаннар көне.
9 – Тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне.
Халыкара архивлар көне.
Халыкара дуслар көне.
10-20 – Башкортстан Республикасында Салават Юлаев көннәре.
12 – Русия көне.
Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне.
Башкортстан Республикасының башкаласы Уфа шәһәренә нигез салынганга –450 ел (1574).
14 – Башкортстан Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.
Бөтендөнья донор көне.
16 – Корбан бәйрәме.
Медицина хезмәткәрләре көне.
Халыкара Әтиләр көне.
Башкорт халкының милли герое, шагыйрь-импровизатор Салават Юлаевның тууына – 270 ел (1754–1800).
Җырчы, Татарстан АССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Хәйдәр Бигичевның тууына – 75 ел (1949–1998).
17 – Бөтендөнья корылык белән көрәш көне.
20 – Бөтендөнья качаклар көне.
21 – Кинологлар көне.
Халыкара йога көне.
22 – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн (1941).
23 – Халык сәнгате кәсепләре көне.
Халыкара Олимпия көне.
25 – Славяннарның дуслыгы һәм бердәмлек көне.
Диңгезчеләр көне.
26 – Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне.
27 – Бөтендөнья балыкчылык көне.
28 – Суд экспертлары көне.
Башкортстанның халык язучысы Ринат Камалга – 70 яшь (1954).
29 – Партизаннар һәм подпольщиклар көне.
Русия яшьләре көне.
Уйлап табучы һәм рационализаторлар көне.
Корабль төзүчеләр көне.
30 – Халыкара парламентаризм көне.
Уңышлы көннәр
Хирургик операцияләр өчен: 1, 4, 5, 7, 11, 12, 19, 20, 30.
Тешне алдыру өчен: 14, 15, 16, 17, 24.
Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 12-23.
Авырга узу өчен: 5, 8, 10, 17.
Чәч кисү, буяу өчен: 4, 7, 10-12, 14, 16, 23, 30.
Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 1, 2, 5, 7, 15-21.
Сәяхәт, ял итү өчен: 5, 12, 13, 16, 23.
Чәчәкләр утырту һәм орлыклар чәчү өчен: 1-4, 12, 17, 18, 22, 23, 28-30.
Авыр көннәр
Эш башлау өчен: 2, 30.
Магнит давыллары: 2, 8-12, 16, 28-29.
Сәламәтлек өчен: 6, 14, 21, 25.
Ай фазалары
Ай кими – 1нче июньнән 5 енә кадәр һәм 23 енче июньнән.
Яңа ай – 6 нчы июньдә.
Ай үсә – 7 нче июньнән 21 енә кадәр.
Тулган ай – 22 нче июньдә.
Ай тотылу – күзәтелми.
Кояш тотылу – күзәтелми.
Гөлназ ШАҺИЕВА.
Фото: https://gigienist.ru/upload/iblock/8ec/priroda-d6986a51aeb9.jpg