Budu medtech-сервисы терапевты Андрей Рябков җәй мәлендә иммунитетны ныгыту буенча берничә киңәшен бирә. Елның җылы мәлендә яланаяк йөрү, чыныгу һәм тагын берничә гади кагыйдәне саклаганда моңа ирешеп була, дип саный ул.
Яланаяк йөрү иммунитетны ныгыта, кан басымын нормальләштерә, салкын тидерү һәм йөрәк- кан тамырлары авырулары белән чирләү ихтималлыкларын киметә. Моннын тыш, яланаяк йөрү яссытабанлылыкны профилактикалый. "Аяк табаннарында нерв күзәнәкләре күп, ялан тәпи йөргәндә алар активлаша. Шуңа күрә кояш җирне җылытканда ялан тәпи йөрүнең файдасы зур", - ди табиб.
Чыныктыру процедуралары да бик мактала. Чыныккан кеше эссене дә, суыкны да җиңел кичерә. Аның организмы атмосфера басымы үзгәрешенә тиз җайлаша һәм һава торышы үзгәрешенә бәйле булмый. Чыныгу өчен контраст душ коену яхшы. Моның өчен җәй - иң яхшы чор.
Табиб-терапевт иммунитетны ныгыту өчен кояш ванналары кабул итәргә дә киңәш итә. Ләкин кояш астында чама белеп кызынырга кирәк. Кызынган чакта кояштан саклану чаралары: крем сөртенү, баш киеме, кара күзлек кию мотлак. Кояш ванналарын кабул итү өчен иң яхшы вакыт - көндезге 11дән 16 сәгатькә кадәр. Һәм, әлбәттә инде, саф һавада күбрәк булырга тырышырга кирәк. Саф һава арыганлык белән көрәшергә һәм сулыш системасы проблемасын чишәргә булыша.