Болар кызыклы!
30 Май 2024, 09:01

«Тау башында балкый бер кала…»

Быел Уфага нигез салынуга 450 ел тула.

«Тау башында балкый бер кала…»«Тау башында балкый бер кала…»
«Тау башында балкый бер кала…»

Бүгенге көндә миллионнан артык кеше яшәгән мәһабәт кала Агыйдел елгасы ярына җәелеп утырган. Ул бүген Русиянең бай тарихлы калаларының берсеннән санала. Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Үткәнендә ул гади бер ныгытма гына булса, бүген —  ул шаулап торган, теләсә кемне сокландырырлык һәм үзенә гашыйк итәрлек гүзәл башкала. Мәртәбәле язучылар Уфага әсәрләрен багышлаган, композиторлар җырлар иҗат иткән, шагыйрьләр хис-тойгылар, сөю тулы шигырьләр язган һәм языла. Ә инде Уфабызның киләчәктә тагын да соклангычрак әкияти кала булачагына һич шик юк. Чөнки соңгы 30 ел эчендә генә дә ул танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Айлап түгел, көнләп үсә ул. Яңадан-яңа, күккә ашкан, биек-биек күпкатлы йортлар салына. Совет чорында салынган гаять биек булып тоелган  9 катлы йортлар бүгенге заманча пыяла йортлар каршында кечерәеп калдылар. Шөкер,Уфа замана белән бергә атлый һәм аның көчле сәнәгать шәһәре дигән мактаулы даны бар.

Бүгенгенең кадерен белү өчен, үткәннәрне белергә кирәк диләр. Хак сүзләр! Хөрмәтлеләребез, башкалабызның булачак юбилее җәһәтеннән сезне Уфаның тарихы белән таныштыра башлыйбыз.

                   Чал тарихы

Урта гасырларда Уфа җирендә шәһәрчек булган. Европа картографлары картада беренче тапкыр  бу территориядәге торак пунктын Паскерти шәһәрчеге буларак XIV гасырда билгеләгән.

Башта Башкортстанның булачак башкаласы 200 укчыдан торган бер ныгытмадан (крепость) торган. Акрынлап шәһәр стеналары төзелә башлаган. Шәһәрчек стеналарына һөҗүмнәр булып торган. 

         Рәсми мәгълүматларда, ягъни елъязмаларда, Уфага нигез салынган вакыт буенча ике дата китерелә: 1574 нче һәм 1586 нчы еллар.  Аның беренчесен безнең тарихчылар, икенчесе Мәскәү галимнәре тарафыннан күрсәтелә.  Елъязмаларга караганда,  воевода Иван Нагой укчылары 1574 нче елда Агыйдел елгасы ярына киләләр һәм ныгытма төзи башлыйлар. Уфа Кремлен төзиләр. Троицк калкулыгында Уфаның беренче таш бинасы Троицк чиркәве төзелә. Чиркәү һәм аның мәйданын Уфа ныгытмасы уратып алган була. Ул ныгытма бүгенге көндә юк инде.

1586 нчы елда Уфа шәһәр статусы ала һәм Уфа өязенең административ үзәгенә әверелә. Уфа Русиянең мөһим форпостына (хәрби ныгытмасына) әйләнә һәм оборона чиге булып хезмәт итә. Русия чикләре Көнчыгышка таба киңәйгәч, Уфа үзенең оборона функциясен югалта, ул кәсепчеләр һәм сәүдәгәрләр шәһәренә әйләнә башлый. 1708 нче елда Уфа өязе (башта Казан, аннары Ырынбур губерниясе составында) Уфа провинциясе булып санала. 1796 нчы елда Уфа Ырынбур губерниясе үзәге була. 1865 нче елда исә Уфа  Уфа губерниясе үзәге булып санала башлый.

1759 нчы елның май аенда Уфада фаҗига була. Яшен Уфа Кремленең Михайловка башнясына ата. Иске агач Кремль һәм 210 йорттан көл генә торып кала. Кремльне башкача төземиләр, ә аның урынында шәһәрнең административ үзәге барлыкка килә. Унсигезенче гасырдан алып Уфада эре ат ярминкәсе үтә башлый.

1773-74 нче елларда Крестьяннар сугышы вакытында Уфа ике тапкыр Пугачев гаскәрләре һөҗүменә каршы тора. Камап алынган шәһәргә И.И.Михельсон гаскәрләре ярдәмгә килә, Уфа янында каты сугышлар бара. Ул чакта аның гаскәре ныгытманы обороналаучыларга караганда 15 тапкырга күбрәк булган. Ныгытма һөҗүмгә чыдаган.

 Тарихчылар раславына ярашлы, Мәскәүнең бирегә җибәрелгән беренче воеводасы Михаил Нагой булган. Воевода шәһәрчекнең төп хакимият учреждениесе — Уфа приказ ызбасына җитәкчелек иткән. 150 —200 укчыдан торган гарнизон гаскәре аңа буйсынган.  Калачыкның ныгытмасы төзелеп һәм аның эчендә сәүдә-сәнәгать үзәге барлыкка килгәч, ныгытма үзәгендәге острог Кремль дип атала башлаган. Кремль 440 метр озынлыгындагы частокол белән уратып алынган, аның көньяк һәм төньяк өлешләрендә имән башнялар торган.

XVII гасыр уртасында шәһәргә герб тапшырылган. Казанда Уфа приказ ызбасының чабып баручы сусарлы мөһере коелган. Ул вакытта гарнизон белән бергә бөтен халык саны мең ярым булган.

                                                                                     (Дәвамы бар).

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас