Чынлап булган хәл бу! 100 яшьлек бабай белән 102 яшьлек әби туйлар ясап өйләнешкәннәр.
Алар моннан ун елар элек Американың бер картлар йортында танышканнар һәм бер-берсенә гашыйк булганнар.
Элек икесенең дә үз гаиләләре булган, ләкин тормыш иптәшләре үлгәч, карт көннәрен ялгыз үткәрмәс өчен, картлар йортына яшәргә киткәннәр.(Чит илдә бу гадәти күренеш).
Псионерлар, иң олы пар буларак, Гиннесс рекордлар китабына керә ала.
Бәхет өчен күп кирәкми - яныңда серләреңне бүлешерлек якын кешең булу да җитә!
Чыганак һәм фото: Лента.ру