1966 нчы елда Американың Флорида штатында яшәүче гаилә, Гавайя утрауларында ял иткәндә, кечкенә уллары озынлыгы 30 сантиметрга, авырлыгы 200 граммга кадәр җиткән ахатин әкәм-төкәмен күргән. Бала әкәм-төкәмне уйната һәм ул ата-анасынннан аларны өйгә алып кайтуларын үтенеп сорый. Берничә айдан соң гигант әкәм-төкәмнәр күрше бакчаларны басып алалар һәм кыска гына вакыт эчендә бөтен штатка таралалар. Моллюскалардан котылу өчен Флорида штаты хөкүмәтенә 4 ел вакыт һәм миллион доллар акча кирәк була.
Һәм мондый тарихлар бер генә тапкыр кабатланмый. Берничә дистә ел эчендә ахатин әкәм-төкәмнәре АКШның көньягын басып алалар һәм төньяк штатларга кадәр барып җитәләр. Бертуктаусыз ашаучы убыр моллюскалар чәчүлекләрне юк итәләр, агачларны корыталар һәм башка төрле бөҗәк төрләрен юк итәләр. Өстәвенә, ахатиннар кеше өчен гаять куркыныч булган эозинофиль менингит чирен тараталар. Кушма Штатларда бу әкәм-төкәмнәрне сату катгый тыелган, ә инде климатка яраклашкан моллюскаларны һич кызгынып тормыйча агулыйлар һәм яндыралар.
Аллаһым сакласын, бездә була күрмәсен, югыйсә, соңгы елларда экзотика сөючеләр күбәя башлады ич.