24 - 26 майда Уфада "Китап бәйрәме" II халыкара китап ярминкәсе эшли. Чарада катнашучылар иртән-иртүк чатырларын кордылар, киштәләргә китапларын тезделәр һәм чатырларга күз ачып йомган арада җан керде: беренче тамашачылар, беренче китап сатып алучылар мәйданга җыелыша башлады. Әле мәйданда милли нәшриятләр тирәсендә кешеләр кайнаша, чөнки аларда Русиянең бик күп халыкларының туган телендә нәшер ителгән китаплар белән танышырга һәм аларны сатып алырга мөмкин. Белоруссия, Кыргызстан, Казахстаннан килүчеләр китапларны бик күп итеп алып килгәннәр. Аларны үзең теләгән чакта китап кибетләреннән сатып алу икеле, ә күргәзмәдә сатып алу мөмкинлеге бар.
Мәсәлән, Минск Халыкара китап күргәзмәсе ярминкәсенең башкарма директоры Дмитрий Макаров күргәзмәдә Беларусь Республикасының ике дистәдән артык нәшрияте белән таныштыра һәм теләгәннәргә сатып алырга тәкъдим итә. Әйткәндәй, ул "Китап бәйрәме"нең югары дәрәҗәдә оештырылуын мактап телгә алды.
Коми Республикасы вәкилләре дә күргәзмәгә бай китап хәзинәсе белән килгәннәр. Уфага Дагыстан нәшерчеләре дә килде. Алар Дагыстан тарихына, аның табигатенә, аш-суларына багышланган бай китап сандыгы белән килгәннәр.
Казахстан һәм Кыргызстан китап нәшер итүчеләре бәйрәм чарасына килүчеләрне әдәбиятлары белән генә түгел, бик матур милли киемнәре белән дә үзләренә җәлеп иттеләр. "Без - башкорт, татар, казах, кыргызлар - якын туганнарбыз һәм туганнарча яшәргә тиешбез", дигән матур теләкләрен җиткерде алар.
Әйткәндәй, Кыргызстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның рус һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән "Калдырма мине, әнкәй!", "Әкиятсез балачак", "Урам балалары" әсәрләрен яратып кабул иткәннәр. Кунакларның стендларында Чыңгыз Айтматов әсәрләрен, Манас эпосын, Кыргызстан турында һәм башка төрле махсус әдәбият белән танышу һәм сатып алу мөмкинлеге бар.
Айгиз Баймәхәммәтов әсәрләрен Казахстанда да яхшы беләләр икән. "Калдырма мине, әнкәй!" китабы гомум 40 мең данә белән 8 тапкыр басылган. Ике арада байтак кына хезмәттәшлек эшләре алып барыла. Шундый хезмәттәшлекнең берсе - "Урал батыр" эпосын - казах теленә, казах язучысы Саул Душановның "Авыл миллионеры" повестын башкорт теленә тәрҗемә итү күзаллана.
Быелгы ярминкә берничә темага багышланган: Уфаның 450 еллык юбилее, махсус хәрби операция буенча патриотик тема, бөек рус язучысы Александр Пушкинның 225 еллыгы һәм Башкортстан әдәбиятын дөньяга таныту.
"Китап бәйрәме"ндә Русиянең 18 төбәгеннән барлыгы 223 нәшрият һәм 6 якындагы чит илләрдән катнашалар.
Рөстәм ХӘНӘФИН фотолары.