Болар кызыклы!
24 Май 2024, 14:00

Джеффны башкорт чәе ясарга өйрәттеләр

Ул үзенең эш нәтиҗәсен икеләтә яхшыртты.

Джеффны башкорт чәе ясарга өйрәттеләрДжеффны башкорт чәе ясарга өйрәттеләр
Джеффны башкорт чәе ясарга өйрәттеләр
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр мәйданында БР Дәүләт Җыелышы депутаты, Русия һәм Америка спортчысы Джефф Монсон эксклюзив башкорт  чәен җыйды. Чәй составына кырлыган (иван чәй) һәм шифалы үләннәр керде.
Чемпион "Урал арты" форумы мәйданында "Башкорт чәен купажлау" эшлекле уенында катнашты.  Чәмле чемпион башта 2 минут эчендә бер чәй җыелмасы җыйды.  Моның өчен ул оешмаган эш урынын файдаланды. 
Төбәк үзәге җитәкчесе Азамат Дәүләтбаев һәм проект җитәкчесе, тренер  Илнар Сираҗетдинов Джеффны, Башкортстан предприятиеләрендә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проекты кысаларында кертелүче сакчыл җитештерү алымнары белән таныштырдылар һәм  чемпионга үзен чәй фабрикасы хезмәткәре ролендә  сынап карарга тәкъдим иттеләр. Соңыннан Джефф үзенең эш нәтиҗәсен икеләтә яхшыртты һәм эксклюзив чәй җыелмасы бүләгенә лаек булды.
Билгеле булуынча, Сибайда "Урал арты-2024" VI Бөтенрусия инвестицион сабантуй бара. Форумда Кытай, Иран, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Һиндстан һәм Италия делегацияләре катнаша.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас