2023 елда «Городище Уфа- II» археологик һәйкәле янында православие диненең Бөтен Изгеләр Храмы (Храм Всех Святых) төзеләчәге турында яңылык Уфада яшәүчеләрдә һәм активистларда ризасызлык тудырган иде. «Городище Уфа- II» урынында чиркәү төзелмәячәк дисәләр дә, төзелеш эшләре кузгатыла икән, дигән хәбәрләр вакыт-вакыт пәйда була.
Нәрсә ул «Городище Уфа- II»? Әлеге археологик һәйкәл Уфаның Зәки Вәлиди һәм Воровский урамнары кисешкән урында урнашкан. Бу һәйкәл 1961 нче елда рәсми рәвештә тарихи-археологик мирас итеп танылган һәм ул дәүләт сагы астында тора. Бу урында тикшеренүләр крайны өйрәнүче Петр Ищериков тарафыннан 1953 нче елда башланган. Ул иң беренче булып биредә борынгы ныгытма харәбәләрен һәм беренче артефактларны тапкан. Арытаба табышны өйрәнүдә танылган археологлар Нияз Мәҗитов һәм Владимир Овсянников мөһим роль уйнаган.
Археологик казынулар барышында сугыш һәм эш кораллары, бизәнгечләр һәм кием кисәкләре табылган. Алар V—XVI гасырлардагы чорга караудан тыш, бу урында үсешкән зур хуҗалыклы үзәк һәм оригиналь архитектуралы шәһәр статусына да күрсәткән.
2020 елда Башкортстан җитәкчесе үткәргән киңәшмәдә «Городище Уфа- II» борынгы казылмалар табылган урынга якын җирдә башта планлаштырылган күпкатлы биек йорт урынына чиркәү төзү планы яңгыратылган. Чиркәүне тарихи кыйммәткә ия булмаган урында төземәкче булганнар.
«Городище Уфа- II» мәйданында археологик материалларны махсус саклау бинасын төзү планлаштырыла. Башкортстан хөкүмәте 2019 елда «Борынгы Уфа» археологик паркы концепциясен раслаган. 2022 елда проект документлары әзерләнгән. Бүгенге көннәрдә исә төзелеш өчен федераль финанслауны җәлеп итү мәсьәләсе тикшерелә. Мәсьәлә Русия мәдәният министрлыгында тикшерелү дәрәҗәсендә. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров эшне озакка сузмаячакбыз, якындагы 5 елда төзиячәкбез, дип ышандыра.
Археологик табышны саклау бинасы 3 катлы булачак, мәйданы 3 мең квадрат метрны билиячәк. Анда күргәзмә заллары, «Городище Уфа- II»не казыганда табылган музей предметлары, реставрация остаханәләре һәм башка биналар булачак.
Шулай итеп, истәлекле урында чиркәү төзеләчәк, тиздән анда храм төзү эше тергезеләчәк дигән сүзләрнең бернинди нигезе юк, ягъни хакыйкатькә туры килми.
Фото: ufa.bezformata.com