Текә кыяларда сикергәләп йөрүче тау кәҗәләре — кыргый табигатьтә күрергә мөмкин булган искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч күренешләрнең берсе. Алар аннан ничек егылып төшмиләр һәм ни өчен биек һәм текә кыяларга үрли?
Без аларны тау кәҗәләре дибез. Фән исә алар кәҗә түгел, ә антилопа гаиләсе вәкилләре дип раслый.
Бу хайваннарның күпчелеге Төньяк Американың ташлы кыяларында яши. Шулай ук Альп тауларында, көньяк Европада, Африканың төньяк-көнчыгышында, урта һәм үзәк Азиядә, Һиндстанның төньяк-көнбатышында аларның көтүен очратырга мөмкин.
Тау кәҗәләре нигездә кыяларда, диңгез өслегеннән 5 мең метр биеклеккә кадәр менеп яшиләр. Кеше башын әйләндерерлек бик биек һәм гаять текә кыяларда баскычка баскан сыман сикергәләп, хәтта уйнап йөриләр. Хәер, асылда ул кыялар кеше өчен генә уңайсыз икән, ә кыр кәҗәләрнең яшәү рәвешләре шундый.
Галимнәр аларның шома кыялардан егылып төшми йөри алуларын озак кына аңларга тырышкан. Моны ачыклау өчен эскпедицияләр оештырылган. Өркәк һәм сак хайваннарга якын килү мөмкин булмаганлыктан бу эш катлаулана төшкән. Берникадәр вакыттан соң галимнәр бу сорауларына җавап тапканнар.
Бөтен сер аларның тоякларында дигән нәтиҗә ясаган алар. Икегә аерылып торган тояклары бик чыдамнар.Кератиннан торган тыгыз каркас тоякларны тыштан каплап тора, ә аның эчендә — йомшак мендәрчекләр. Хайванның аяклары нинди дә булса өслеккә кагылу белән тояк табаннары шушы өслекнең формасын ала. Тоякларының шундый төзелеше ташларга ябышып калырга булыша.
Моннан тыш, аларның мускуллары нык һәм тигезлек саклау хисе көчле. Бу үзенчәлекләр аларга кыя буйлап чабарга, сикерергә һәм егылмаска булыша. Тау кәҗәсе аяк астында тотрыксызлык сизү белән яшен тизлегендә икенче ташка сикерә. Тояклары астында каты һәм ышанычлы таяныч тапкач кына сикерүдән туктый. Тау кәҗәләре стеналары 60 градуска кадәр авыш булган кыяларны буйсындырганнар. Кыскасы, текә кыялар алар өчен безгә тигез җир өсте сыман. Тәҗрибәле альпинист бер сәгать үткән араны тау кәҗәсе минут эчендә очып кына үтә.
Кызганычка каршы, тау кәҗәләре уңышсыз сикереп яисә башка сәбәп белән барыбер дә егылып төшкәлиләр. Аларның һәлак булу статистикасы беркемгә дә билгеле түгел, әмма мондый фаҗигаләр булгалап тора икән.
Тәү чиратта, аларның сынган мөгезләре, аксап йөрүләре шул хакта сөйли. Кагыйдә буларак, алар тәҗрибәсез чакларында яисә каплаткан вакытларында, яисә ата кәҗәләр инә кәҗә игътибары өчен сугышкан чакта мәтәлеп төшәләр. Бәхетсез очраклар булып торуына карамастан, алар текә кыялардан башка хайван һәм җәнлекләргә югарыдан карап йөриләр.
Тау кәҗәләре кеше төзегән биек стеналар буенча да үрлиләр. Мәсәлән, дамбалар буенча. Кыя битендә аларга иң җитмәгән нәрсә ул — тоз. Тоз эзләп кеше төзегән стеналарга менәләр.
Төннәрен биек тауларда үткәреп, тамак туйдыру өчен иртәле-кичле болыннарга төшәләр. Ашауга талымсызлар: мүк тә, лишайник та, кипкән үлән дә, коры ботаклар да, хәтта агулы үләннәрне дә ашыйлар.
Ни өчен аларга баш әйләндергеч ташлы биеклекләрдә, искиткеч уңайсыз урында яшиләр соң? Анда бит үлән дә үсми, су да юк. Аларның шундый яшәү шартлары иң тәү чиратта җан саклауга кайтып кала. Биек кыялар аларны аю, бүре, пума һәм башка ерткычлар тырнакларыннан саклый. Асылда алар җитез ерткычларга караганда акрынрак чаба. Мәсәлән, барс белән очрашкан хәлдә аның исән калуга һичнинди мөмкинлеге юк. Шул сәбәпле алар ерткычлар менеп җитә алмастай урынннарда яши. Ерткычлардан саклану өчен тау кәҗәләре кош сыман агач башларына да менәләр.
Алар турында берничә кызыклы факт:
—бер сикергәндә 3,5 метрга кадәр сикерәләр;
— яшьләрен мөгезләрендәге боҗраларга карап билгеләргә мөмкин;
—кыргый табигатьтә 15 яшькә кадәр яшиләр;
—кәҗә бәтиләре туганнан соң бер-ике атна үтү белән ата-аналары белән кыяда сикереп йөри башлыйлар.
Фото: catalog-photo.ru,