+21 °С
Болытлы
Тәрәз төбендә үскән кайсыбер гөлләр бинадагы бөҗәкләр санын киметергә булыша ала. Мәсәлән, чебеннәр базилик исен яратмый. Базиликтан чыккан көчле хуш ис үрмәкүчләргә дә ошамый икән. Чебен, коңгыз һәм хәтта бөрчәләр ала миләүшә (лаванда) чәчәге исенә чыдамыйлар. Дару үләне мелисса да үрмәкүчтән алып черкиләргә кадәр куркыта ала. Бөҗәкләр розмарин һәм маргариткаларның да хуш исеннән ераккарак кача икән.
Фото: mykaleidoscope.ru