АКШ президенты Джо Байден Русиядән уран сатып алуны тыю турындагы законга кул куйган. Закон 2040 елга кадәр гамәлдә булачак.
Русиядән кертелгән баетылган уран импортын тыю турындагы әлеге закон халыкара базар өчен җимергеч сыйфатка ия дип белдерә «Росатом». «Русиядән уран импортын сатып алуны тыю турында карар кабул итеп Вашингтон үзенең икътисадына зыян сала»,— дип саный Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов. АКШның «яшел» проектлары уңышсыз булуы мөмкин. Русиядән бигрәк, АКШның үзе өчен финанс югалтулар бик зур булачак. Моннан тыш, Русия башка илләрдә үзенең проектларын гамәлгә ашыруны тизләтәчәк кенә, ди илче.
Кушма Штатларның Русиядән уран сатып алуны тыю турындагы законы халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә яңа тетрәнүләргә китерәчәк дигән фикерләрен яңгырата сәяси экспертлар.
Фото: politanalitika.ru