Болар кызыклы!
17 Май 2024, 11:35

13 миллионлы кунак килгән

16 майда "Русия" Халыкара күргәзмә-форумына 13 миллионлы кунак килгән.

13 миллионлы кунак килгән13 миллионлы кунак килгән
13 миллионлы кунак килгән

16 майда "Русия" Халыкара күргәзмә-форумына 13 миллионлы кунак килгән.

 

 "Русия" Халыкара күргәзмә-форумы — илнең бер мәйданчыкта җыелган иң зур казанышлары. Күргәзмә эшен дәвам иткән вакытта кунакларны мәдәни чаралар, бай эшлекле һәм белем камилләштерз мөмкинлеге биргән программа көтә. Кунакларга Русиянең 89 төбәге, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре тәкъдим ителде. Халыкара күргәзмә-форум Мәскәүдә ВДНХ территориясендә 4 ноябрьдән 8 июльгә кадәр бара.

Башкортстан иҗат коллективлары күргәзмә-форум кысаларында уза торган Бөтенрусия туй фестивалендә катнашты.

Бу вакыйгага килүчеләр туй тантанасының төп аспектларын, шул исәптән кода-кодагыйларның очрашуын, традицион "юача" (туй күчтәнәче) күрә алды, биредә традицион башкорт җырлары, биюләре һәм  яшь парларга изге теләкләр яңгырады.

Башкорт мәдәниятенең туй йоласының кабатланмас элементлары "Аманат" халык бию ансамбле, Уфадан "Аваз" башкорт фольклор ансамбле, шулай ук Мәскәүдән "Чәчән" иҗади берләшмәсе тарафыннан бик чагу итеп күрсәтелде.

- Башкорт традицион туе - яшь пар кушылуга багышланган аерым бәйрәм. Ул өч төп өлешкә бүленә, аларның һәрберсе катлаулы йолалар комплексын күрсәтә. Безнең коллективлар бүген туй йоласының төп элементларын, халык традицияләренең бөтен байлыгын һәм матурлыгын күрсәтте.  Бу грандиоз чарада катнашу Русиянең төрле төбәкләреннән килгән тамашачыларга бәйрәм атмосферасына чумарга һәм Башкортстанның бай мәдәни мирасын тапшыручы уникаль йолаларны күрергә мөмкинлек бирде, - дип сөйләде Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас