Болар кызыклы!
16 Май 2024, 15:24

Бүген Ялагайлар көне

Әлбәттә, бу көнне билгеләүнең аерым кагыйдәләре юк һәм була да алмый. Әмма шулай да...

Бүген Ялагайлар көнеБүген Ялагайлар көне
Бүген Ялагайлар көне

16 май - Ялагайлар көне икән. Кем кайчан һәм ни сәбәпле әлеге көнне игълан иткәнен төгәл генә беркем дә белми. Кайбер фаразлар буенча, аны укытучыларына ярарга тырышып йөргән дусларыннан көлү өчен студентлар уйлап чыгарган. Әлбәттә, бу көнне билгеләүнең аерым кагыйдәләре юк һәм була да алмый. Әмма шул ук вакытта әлеге көн ялагайлык һәм куштанлык белән ихлас ярдәмчеллек һәм кайгыртучанлык арасындагы аерма турында уйланырга мөмкинлек бирә. Раушания Сафина да шул хакта уйланып язгандыр әлеге шигырен.

Ялганнар хуҗа дөньяга,
Ясалма бүген дөнья.
Ихласлык сирәк күренеш,
Ялганнан файда туа.

Дөреснең хакы- тиен ич,
Куштанныкы - ун җайлы.
Ялагайның түшләренә
Медаль булып кадаулы...

Ялганнан туган һәр файда -
Ялагайның рәхәте.
Шундый белән дөнья тулы,
Ялган өчен - рәхмәтле...

Ялагай һәм куштаннарга
Җиңелерәк ич, күпкә.
Ә дөресен сөйләгәнгә,
Ява һәрвакыт үпкә,
Дөресерәге - шелтә....

Фото: gas-kvas.com

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас