Болар кызыклы!
10 Май 2024, 04:39

Пилоткалы юмор

Футбол. Русия-Германия. Исәп - 0:3. Кәефе кырылган ветеран трибунадан кычкыра:  - Без аларны Мәскәү янында да,Сталинградта да кыйраттык. Берлинны алдык! Ә сез нишлисез?!.

Пилоткалы юморПилоткалы юмор
Пилоткалы юмор

Гитлер юләрләр йортына килгән. Бөтен пациентлар да коридорда тезелеп, уң кулларын күтәреп, "Хайль Гитлер!" кычкырган. Шеренга яныннан үткәч, караса иң ахырда бер кеше кулын күтәрми басып тора иккән.

-Син нигә мине сәләмләмисең? – дип сораган Гитлер.

-Мин юләр түгел бит, санитар, - дип җавап биргән тегесе.

**

Футбол. Русия-Германия. Исәп - 0:3. Кәефе кырылган ветеран трибунадан кычкыра: 
- Без аларны Мәскәү янында да,Сталинградта да кыйраттык. Берлинны алдык! Ә сез нишлисез?!
- Әй, бабай, ул чакта тренер башка булган шул...

**

Сталинның кабул итү бүлмәсе янында маршал Жуков аудиенция көтә. Ниһаять, аны  кабинетка үткәрәләр. Күпмедер вакыттан соң ул үзалдына мыгырдана-мыгырдана чыгып китә:

-Мыеклы кабәхат! Илне нинди көнгә төшерде!

Аның сүзләрен Поскрёбышев ишетеп кала һәм Сталинга җиткерә. Сталин Жуковны чакырта. 
- Иптәш Жуков, “мыеклы кабәхат” дигәндә Сез кемне күз уңында тоттыгыз? –Гитлерны,әлбәттә, иптәш Сталин!

Сталин Поскрёбышевка таба борыла.

- Ә Сез кемне күз уңында тоттыгыз, иптәш Поскрёбышев?

**

-Сугышта дошманнан да куркынычрак берәрсе була аламы?

-Була ала: ахмак командир!

**

Бер "Мерс" "Ока" ишеген сыдырта."Ока"дан йодрыкларын төйнәп кычкыра-кычкыра карт ветеран төшә.  "Мерс"тан аның каршысына яшь егет килеп чыга һәм картка сугып җибәрә.

-Тавыш куптарма, картлач! Минем фамилиям Гельцер! Минем әтием судья...
Ачуы чыккан карт кире машинасына утыра да тизлек белән "Мерс"ка китереп бәрә.

-Мин сугыш вакытында танкларга каршы таранга бардым. Бүген миңа ниндидер немец сугып торамы?!

Гельцер бита тоткан килеш сүгенә-сүгенә машинасыннан төшә. Шулвакыт читтәге эскәмиядә утырган  яшь егетләр аның каршына килеп баса.  Берсе бер сугуда “текә малай”ны сузып та сала. 

-Сез кем? – дип аптырап кала ветеран.

-Партизаннар, без, бабай, партизаннар...

**

Фото: gas-kvas.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас