Болар кызыклы!
10 Май 2024, 04:46

Коралга каршы көлү көче хакында

"Алар бергә бер минут кына көлә. Әмма шуннан соң инде бер-берсенә ата алмый...”

Коралга каршы көлү көче хакындаКоралга каршы көлү көче хакында
Коралга каршы көлү көче хакында

Юрий Никулин бер түгел, ике сугыш үткән кеше. 1939-40 елда (совет-фин сугышында) яшь Юрий хезмәт иткән зенит батареясе Ленинградка килү һава юлларын саклаган. 1941 елның язында Никулин демобилизациягә әзерләнгән булган. Әмма өлгермәгән. Бөек Ватан сугышын ул Латвиядә төгәлләгән. Сугышта булган бер вакыйганы юмор остасы картайгач кына сөйләгән. 

 «Мин сезгә юморның кеше гомерләрен саклап калуы турында сөйлим. Бу очрак 42нче елның кышында була. Әмма аны беркем дә беркайда да язмады да, сөйләмәде дә. Бу хакта сөйләргә ярамый иде.

Безнең чаңгычы-разведчиклар отряды төнлә дошман тылына җибәрелә. Алар алгы сызыкны үтәргә тиеш була. Алдатучы маневр. 

Алгы сызыкны үтәләр һәм тавыш-тынсыз гына иске урман юлы буйлап китеп баралар... Һәм көтмәгәндә каршыларына борылыштан немецлар килеп чыга. Ике як та бер минутка каушап кала. Аннан безнекеләр – уң як кюветка, немецлар сул як кюветка сикерә. Һәм тынлык. Ә симез генә бер немец ялгышып безнекеләр ягына сикергән була. Теге яктан “Ганс, Ганс, Ганс!” дигәннәре ишетелә. Эзлиләр. Безнекеләр ала да бу немецны теге якка атып бәрә. Ганс очканда, куркудандыр бәлки, тынлыкны бозып шатырдатып “пырт итә” һәм бака сыман лапылдап килеп төшә. Теге якта - немецлар, бу якта безнекеләр кычкырып көлеп җибәрә.  Бер минутлап эчләре катканчы туктый алмый көләләр алар.  Ә бераздан көлү тына. Ике як та чынбарлыкка кайта- сугыш. Әмма бер сүз дә әйтмичә, үзара сөйләшмичә, безнекеләр бераз шуышып үтә дә үз юллары белән китә. Немецлар шулай ук сүзсез генә тезеләләр дә китеп баралар... 

Алар бергә бер минут кына көлә. Әмма шуннан соң инде бер-берсенә ата алмый...”

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас