Бөек Британиядә әби белән бабай 75 ел буена җыйган курчакларын сатканнар. Аларны аукционга сатуга куйганнар.
Остин Смит һәм Маргарет Харкинс исемле әлеге гаилә парының меңнән артык курчаклары булган. Алар 1949 елда курчак җыя башлаганнар. Иң беренчесен гараждагы иске товарларны сату сәүдәсендә алганнар. Шуннан соң алар курчак җыю белән мавыгып киткәннәр.
Аларның кайсыберләре 18 һәм 19 гасырларда ясалган. Коллекционерлар бу табышны соңгы 25 ел эчендә иң зур һәм кыйммәтле коллекция дип атаган. Курчакларның гомум суммасы 832 мең фунт ягъни, безнең акчада, 74 млн. сумлык булган. Мәсәлән, тулысынча бисквит фарфорыннан ясалган Панч һәм Джуди курчаклары гына 2,5 мең фунт стерлингка (292 мең сум) сатылган. Бу исә аның чын бәясеннән кимендә 60 тапкырга кыйммәтрәк булган.
Гомер буена җыйган курчакларын сатканнан соң әби белән бабай моңсуланып калмадылармы икән? Әллә күңелләрен акча җылытамы икән? Билгесез...