Adella Shores пароходы моннан 115 ел элек экипажның 14 әгъзасы белән серле рәвештә югалган. Югалган кораб 2021 елда табылган һәм белгечләр аны шушы пароход микән дип баш ватканнар.
Бөек Күлләр кораблары һәлакәтләре тарихи җәмәгатьчелеге югалган судноның табылуын рәсми раслаганнар. Кораб 198,2 метр тирәнлектә табылган.
Пароход серле рәвештә 1909 елның АКШның Мичиган штаты ярларында югалган булган. Тоз төягән кораб көчле давылга тарыганнан соң юкка чыккан.
1884 елда төзелгән агач корабны беренче тапкыр суга төшергәндә, аның бортына бер шешә су бәреп ватканнар. Ә диңгез йоласына ярашлы хәмер салынган шешә ватылырга тиеш. Традицияләрне бозуны яхшыга юрамаганнар һәм корабны каһәрле дип атаганнар. 1909 елда югалганга кадәр 15 ел эчендә ике тапкыр сай суга утырып ватылган. Һәм ике тапкырында да тартып чыгарып йөзәргә җибәргәннәр.
Австралия, Канада ярларында да моннан йөзләрчә еллар элек югалган корабларны хәзер заманча корылмалар ярдәмендә бер-бер артлы табалар. Аңлашылуынча, авыр йөкләр төялгән корабларның күпчелеге көчле давылларга каршы тора алмаган.
Зәңгәр диңгез төпләрендә нинди генә серләр юк....
Фото: Лента.ру