Моңа кислород җитешмәве сәбәпче икән. Гадәттә, яңгыр явар алдыннан атмосфера басымы түбән төшә. Моны компенсацияләү өчен кан тамырлары системасы кан басымын төшерергә һәм йөрәк кагышы ешлыгын киметергә мәҗбүр була. Шул сәбәпле тукымаларга кислород агымы килүе кими икән.
Бу күпчелек органнарның эшчәнлегенә комачауламый, ләкин баш миенең нерв тукымасы кандагы кислород концентрациясенә үтә сизгер, шуңа күрә аз гына түбәнәюгә дә активлыгы кимүе белән җавап бирә. Кеше моны субъектив рәвештә йокысы килгән итеп тоя.