Болар кызыклы!
3 Май 2024, 08:57

Йөрәгем таза булсын дисәң...

Ул уникаль продукт.

Йөрәгем таза булсын дисәң...Йөрәгем таза булсын дисәң...
Йөрәгем таза булсын дисәң...

Җитен орлыгы кан басымын төшерергә һәм тире торышын яхшыртырга булыша. Шулай дип раслый диетологлар.
Җитен орлыгы - ул уникаль продукт, аңарда йөрәк өчен файдалы кыйммәтле өч матдә бар: альфа-линолен кислотасы, җепселләр (клетчатка) һәм лигнаннар. Белгечләр аңлатуынча, альфа-линолен кислотасы ялкынсынуларга каршы яхшы көрәшә. Лигнаннар да организмдагы ялкынсынуларга каршы көрәшүче антиоксидант. Клетчатка исә холестерин микъдарын киметеп йөрәкне чирләрдән саклый һәм шулай ук кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга булыша.
Җитен орлыгы кан басымын төшерергә дә, тире сыйфатын да яхшыртырга булыша. Моңа орлыкларның майлы кислоталарга һәм антиоксидантларга бай булуы булышлык итә. Орлыкларны ваклап куллану нәтиҗәлерәк дип раслый белгечләр.

Фото: novoscrb.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас