Болар кызыклы!
3 Май 2024, 09:35

Сәер табыш

Йокы бүлмәсе стенасы аша "пәриләр" гүләвен ишеткән.

Сәер табышСәер табыш
Сәер табыш
Бу хәл Бөек Британиядә булган. Кечкенә кызчык Эшли Класс үзенең йокы бүлмәсе стенасы аша "пәриләр" гүләвен ишеткән. Бу көннән-көн  кабатлана торгач, кызчык начар йоклый башлаган. Әнисенә стенадан сәер тавышлар килүенә зарланган. Башта әнисе кызының еламсыравына колак салмаган, алай да беркөнне тыңланып карагач, чынлап та стена аша гөҗләү тавышларын ишеткән. Кыз хаклы булып чыккан: инфракызыл камера йорт стеналарында бал корты гаиләсе урнашуын ачыклаган.
"Мондый хәлнең бик куркыныч төштә генә булуы мөмкин",- дигән кызның әнисе.  Хатын, стенаны сүтеп,  умартачыны чакырган. Башта эксперт стена эчендә 20 меңләп бөҗәк яшәве мөмкин дип фаразлаган. Ләкин умартачы ике көн буена стенадан 50 мең бал кортын һәм 45 килограмм кәрәз һәм бал алган.  Ул хәтта бал кортлары анасын да тапкан.
Бал кортлары ничек итеп стена эченә кереп урнашкан соң? Баксаң, алар күп еллар буена файдаланылмаган иске төтен юлы аша кереп урнашканнар.  Соңыннан умартачы икенче урында да бал кортлары колониясен тапкан. Ике урыннан да бал кортларын алганнар. Ләкин, шунысы кызык, Эшлилар йорты стенасыннан хәзер бал тама ди. 
Менә сиңа, мә! Бу дөньяда нинди генә кызык хәлләр юк?!.

Фото: klike.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас