Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 апрель , 12:20

Ыгышма күле янә юкка чыккан

Йөз ел эчендә бу хәл биш тапкыр кабатланган, ди. 

«Шульган-Таш», Vk
Фото:«Шульган-Таш», Vk

Башкортстанда Ыгышма күле янә бушаган. ”ВКонтакте” челтәренең “Шүлгәнташ” рәсми төркемендә хәбәр итүләренчә, соңгы 100 елда бу – күлнең бишенче тапкыр юкка чыгуы. Ул 1921, 1975, 2021 һәм 2022 елларда җир астына киткән, әмма бераздан янә тулышкан.

“Бермәл су киткәч, күл төбендә  каен белән тал агачы үсеп чыккан. Күл су белән тулган, ә агачлар, җир белән бергә күл өстенә күтәрелгән һәм  җил уңаена акрын гына йөзеп йөргән (башкортча “ығышып”). Күлнең исеме шуннан барлыкка килгән”, – диелә хәбәрдә.

“Ыгышма күленең төбендәге юлны  каплап торган сыман “бөке”гә астан карст сулары булышкан.  Җир асты суларының дәрәҗәсе кискен кимегәч, карст сулары киткән, “бөке” күл суы басымын күтәрә алмаган һәм күл карст каналларына таралган, – дип аңлата тыюлык хезмәткәре. – Ыгышма күле, элекке еллардагы кебек үк, мотлак рәвештә  янә су белән тулачак. Әмма моның кайчан булуын алдан әйтеп булмый. Бар да һава торышы һәм явым-төшемнәргә бәйле”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: