Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 апрель , 19:03

Кумкват кайда үсә?

Аны киптерәләр, шикәргә манчыйлар, хәтта тозлыйлар.

Кумкват кайда үсә?
Кумкват кайда үсә?

Цитруслылар гаиләсеннән булган бу җимешнең ватаны - Кытай. Европалылар аның белән унҗиденче гасырда гына таныша.
Кумкват биек булмаган (2-3 метр) агачларда үсә. Кабыгы калын һәм татлы. Шунлыктан кешеләр бу җимешне бөтен килеш яисә кабыгын гына ашыйлар. Иң татлы кабыклысы - кыргый шартларда үскән Гонконг кумкваты. Агачтан өзеп алып ашаудан тыш, кешеләр аны киптерәләр, шикәргә манчыйлар, хәтта тозлыйлар. Шулай ук мармелад, желе һәм эчемлекләр әзерләүдә кулланалар.
Кумкват кыргый тропикларда гына үсә, аны салкынча климатка күчереп утырту уңышсыз: орлыклары шытмый, ботаклары да тамыр җибәрми. Прививкалар кулланып кына аны күчереп утыртуга ирешәләр. Ләкин мондый кумкват ватанындагы сыман татлы булмый. Хәзер аны дөньяның күп илләрендә үрчетәләр.

Фото: stihi.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: