Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 апрель , 11:13

Кемнеке күпме?

Һиндстан иң соңгы урынга калган.

Кемнеке күпме?
Кемнеке күпме?

Тикшеренүләрнең ниндиләре генә юк! Менә Базарларны тикшерү белән мәшгуль Gitnux компаниясе дөнья илләрендә яшәүче хатын-кызларның янбаш киңлекләрен тикшергән. Тикшеренү нәтиҗәсендә 17 илдә яшәүче гүзәл затларның уртача янбаш киңлеген исәпләп чыгарган.
Шулай итеп, әлеге компания мәгълүматларына ярашлы, иң киң янбашлы хатын-кызлар Көньяк Африка Республикасында яши икән. Анда яшәүче гүзәл затларның янбаш әйләнәсенең уртачасы 106 сантиметр диелә. Аргентина, Швеция, Греция һәм Германиядән соң Русиягә алтынчы урын бирелгән: безнекеләрнең уртачасы - 103 сантиметр. Италия хатын-кызларыныкы да шулай ук 103 сантиметрга тиң булган. Ә менә Америка хатын-кызларыныкы төгәл 100 сантиметр дип аталган.
Һиндстан әлеге исемлектә иң соңгы урынга калган. Бу илдәге хатын-кызларның янбаш киңлеге 92 сантиметр. Кытайлар (95 см), японнар (96см), Көньяк Корея хатын-кызлары (97 см) алардан чүт кенә алынрак тора.
Искә төшерик: хатын-кызлар өчен идеаль гәүдә үлчәме 90:60:90. Димәк, янбаш киңлеге 90 сантиметр. Аңлашылуынча, бу барыннан бигрәк яшь кызлар үлчәменә туры килә. Гомумән, янбаш киңлеге күпме булмасын, тазалык күпкә югары бәяләнә!

Фото: sportishka.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: