Таҗикстан властьлары сихерче, дәвалаучы, бөти ясаучылар һәм кешеләрне төрле ырым-шырымнарга ышандырырга тырышучыларны 6 айга кадәрле мәҗбүри эшкә кушарга булганнар.
Моның өчен җинаять һәм административ законга төзәтмәләр кертергә җыенганнар. Әлеге вакытларда сихерчеләрне ачыклау эшләрен башлап җибәргәннәр: аларның махсус исемлеген төзиләр.
Илдә ырым-шырым таратучыларга карата моңа кадәр үк административ закон булдырылган булган. Беренче тапкыр эләгүчеләргә - 330 доллар, кабаттан эләксәләр 660 доллар штраф салалар.
Ә 2016 нчы елда Таҗикстан парламенты илнең сихер файдаланып көчләүләр өчен Җинаять кодексына иректән мәхрүм итү турында төзәтмәләр керткән. Мондый җинаятьләр өчен 3тән алып 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәләр.
Ил дәүләте дәрәҗәсендә сихерчеләргә каршы көрәш игълан иткәч, хәлләр артык җитди тора, күрәсең...
Фото: gazeta.ru