Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 апрель , 09:14

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында

Бер мәҗлестә “Ирләр үз хатыннарын ни дәрәҗәдә яхшы белә?” дигән темага сөйләшү кузгала.

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында
Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында

Бер мәҗлестә “Ирләр үз хатыннарын ни дәрәҗәдә яхшы белә?” дигән темага сөйләшү кузгала. Һәркайсына хәләл җефетенә бәйле төрле сораулар бирәләр. Дамирдан хатынының яраткан төсен һәм чәчәкләрен сорыйлар. Ир ике дә уйлап тормый: “ак” һәм “ромашкалар” дип җавап бирә. Шунда ук барысы да Дамирның хатыны Лилиягә борыла: дөресме, янәсе. “Әйе, - ди Лилия. - Дөрес! Афәрин, җаным!”

Мәҗлестәгеләр “гөр” килә башлый. Хатыннары ирләрен шелтәләргә керешә. “Ә менә син әйтә алмас идең әле! Күрдеңме, кеше ирләре хатыннарына карата ничек игътибарлы!” – диешәләр. Бары тик ире аның ни яраткан төсен, ни чәчәкләрен белмәвен ачыклаган  Лилия генә бер ни сиздерми елмая.

Мәҗлес тәмамлангач, һәркайсы үз өенә таралыша. Дамир Лилияне кайтарып куйгач, тиз генә урап киләм дип чыгып китә. Ә бераздан хатынының яраткан кызыл розаларын күтәреп кайтып керә.

-Синең нинди төс яратуыңны да, нинди чәчәкләргә мөкиббән китүеңне дә беләм мин. Чөнки яратам. Ә бүгенге мәҗлестән соң яратуым тагын да ныграк артты! - ди ир.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: