Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 апрель , 14:44

Дубайны су баскан

16 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә көчле давыл ябырылган. 

Дубайны су баскан
Дубайны су баскан

Койма яңгырлар яву сәбәпле, автомобиль юлларында ташкыннар хасыйл булган,  су хәтта Dubai Mall зур сәүдә үзәгенә бәреп кергән.

         17 апрельдә көчле яңгырлар аркасында һава торышы хәвефенең кызгылт сары дәрәҗәсен керткәннәр. Ил күгендә самолетлар очышын туктатканнар. Меңнәрчә пассажирлар аэропортларда кунып яталар, кунакханә бәяләре дә үсеп киткән. Дубайдан Русиянең 3 мең гражданы чыга алмый.

         Илдә бу кадәр көчле яңгырны 80 ел буена күргәннәре булмаган. Яңгыр социаль һәм транспорт инфраструктурасына зыян салган. Дубайда хасыйл булган көчле ташкынның төп сәбәпләренең берсе итеп  яңгыр сулары канализациясе булмавы белән аңлатканнар. Аңлашылуынча, шәһәрнең чүллектә урнашуы сәбәпле, архитекторлар һәм инженерлар ташкыннар очрагына суларны агызып җибәрү юллары турында бөтенләй уйланмаганнар.  Чүллектә яңгырлар гаять сирәк күренеш, шуңа да шәһәргә берәр кайчан  көчле койма яңгырлар киләчәген күзалламаганнар.

         Менә шулай шул, дөнья һич кенә дә кеше күзаллаганча бармый…

Фото: park-maps.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: