Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 апрель , 12:07

Африка буйлап йөгергән

Бар бит кыю, сәламәт һәм чыдам кешеләр! 

Африка буйлап йөгергән
Африка буйлап йөгергән

Бөек Британия гражданины Расс Кук Африканы иңләп йөгергән. .  Ул континентның көньягыннан төньягына таба  араны бер ел йөгереп үткән.

         Йөгерешче сәяхәтен 2023 елның 22 апрелендә Африканың иң көньяк  Игольный ноктасыннан башлаган. Тунистагы финиш сызыгына 7 апрельдә килеп җиткән.  Ул 16 дәүләт аша 16 мең чакрым ара йөгергән. Нәтиҗәдә ул рекорд куйган һәм дөньяда шулкадәр араны йөгереп үткән беренче кеше булган.

         «Бар да яхшы булды, бераз арыдым гына», дигән Кук йөгерүен тәмамлаганнан соң океанда коенып чыккач.

         Йөгерү нәтиҗәсендә ул 600 мең фунт стерлинг, ягъни 70,2 млн. сум, акча җыйган.  Спортчы акчаларын мәрхәмәтлелек эшләренә тотыначагын белдергән.

         Йөгергән чакта ул коточкыч эсседән, физик талчыгу-ябыгудан тыш, талауга да очраган. Кук һәм аның командасын Анголада, корал белән янап, фотоаппаратларын, телефоннарын, паспортларын тартып алганнар. Авыр сынауларын исән-сау тәмамлаулары бик хуш инде! Безгә исә бар бит кыю, сәламәт һәм чыдам кешеләр дип сокланырга гына кала.

         Әйткәндәй, 27 нче гыйнварда  Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Абу-Даби әмирлегенең Әл-Әйн шәһәреннән Русия сәяхәтчесе Федор Конюховның малтабар Иван Молчанов һәм Русия-гарәп командасының башка әгъзалары белән берлектәге экспедициясе башланган булган. Алар ике атна эчендә дөяләрдә Гарәп Әмирлекләрен кичеп чыкканнар. Ун дөядән торган кәрван җиде әмирлек аша үтеп, сәяхәтләрен 7 февральдә Рас-Әл-Хаймда тәмамлаганнар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: