Монголиянең Monpellets компаниясе сарык йоныннан гына торган органик ашлама җитештерә башлаган.
Продуктны фәнни ясауга монголларның ун ел вакыты киткән. Химикатлардан тормаган ашламаны сарык йоныннан гранулаларга әйләндерү нәтиҗәсендә ясаганнар. Җитештерүдә су да файдаланмаганнар икән. Компания раславына караганда, сарык йоны үсемлекләр өчен бигрәк тә файдалы: аңарда үсемлекләрне сәламәт тукландыру өчен кирәкле азот, фосфор һәм калий бар .
Монголия үзенең продуктын Европаның берничә иленә экспортка чыгара башлаган. Франция, Төркия, Бөек Британия дә әлеге ашлама карата кызыксыксыну белдергәннәр.
Фото: stihi.ru