Бу сорауга җавап эзләп Израильнең Тель-Авив университеты галимнәре тәҗрибә үткәргән. Алар помидор һәм тәмәке үсемлекләрен төрле хәлләрдә - тулы тынычлыкта, сусызлыктан интеккәндә һәм ботаклары киселгәндә - үзләрен ничек тотуларын тикшергәннәр.
Тикшеренү нәтиҗәләре үсемлекләрнең кеше колагы ишетә алмаган тавышлар чыгаруын күрсәткән. Алар шапылдауга һәм чытырдауга охшаган тавышлар чыгарган һәм ул тавышлар бер метр арадан еракка таралмый икән.
Ә инде стресска дучар ителмәгән үсемлекләр тавыш чыгармаган. Ә менә җәрәхәтләгән үсемлекләр сәгатенә 40 тапкырга кадәр сызлануга охшаш тавыш чыгарган . Сусызлыктан җәфаланучы үсемлекләр карап торуга шиңгәнгә охшамаган булсалар да "тавышланганнар". Шиңә барган саен тавышлары зәгыйфьләнә барган.
Шулай итеп, тәү карашка бар да гади булып тоелган нәрсә һич тә гади түгел шул. Үсемлекләрнең җаны бар дип белми әйтмәгәннәр икән борынгы ата-бабаларыбыз. Үсемлекләр һәр тере җан кебек кыен чакта тышкы кыяфәтләре һәм исләре үзгәрү белән генә түгел, ә тавышлар да чыгарып үзләренең начар хәлләрен белдерергә тырышалар икән. Менә сиңа, мә!