Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 апрель , 18:52

Гагарин кочаклаган Мадрил

Мадрил  кухня аша үтеп, Гагарин каршына килеп баса.

Гагарин кочаклаган  Мадрил
Гагарин кочаклаган Мадрил

Мадрил  кухня аша үтеп, Гагарин каршына килеп баса.

 

Бүген Коcмонавтика көне! Ул тарихи вакыйга, беренче космонавт Юрий  Гагарин инде риваять-легендаларга керде. Үз илендә пәйгамбәр булмый, дисәләр дә, Гагарин  кочагын татыган,  90ынчы яшен куучы  герой яши безнең арабызда.  Менә ул тарих:

Мадрил Гафуров Бөтенсоюз студент төзелеш отрядларының беренче слетында була. Яшьләр “Юность” кунакханәсенең ресторанында утыра. Шулчак, кемдер йөгереп килеп, “Гагарин!” дип аваз сала. Бар да бердәнбер ишеккә ябырыла, ә Мадрил  кухня аша үтеп, Гагарин каршына килеп баса. Гагарин аны кайдан булуын сорый:

  • Комаров мине сезгә чакырган иде. Анда атаклы мәгарәләр бар бит. Бәлки, күрешербез дә, – ди атаклы комонавт.

Мадрил аңа:

  • Без, бәлки, күрешкәнбездер ул, Юрий Алексеевич, – ди.
  • Ничек? – дип сорый Гагарин.
  • Чкалов авиация училищесына бер чорда имтиханнар бирдек. Катапульттан җайсыз төшкәч, мине алмадылар, – ди Мадрил.

Инде халык та җыелып китә... Юрий Гагарин, Мадрилның кулын кысып, иңеннән кочаклый да:

  • Бу егет безнең буыннан, – дип, җыелганнарны көнләшүле аптырауда калдыра.

Бу очрашуның истәлеген – космонавт автографын  – бик кадерләп саклый Гагарин яшьтәше Мадрил ага Гафуров. Мадрил – кояш улы дигән сүз, димәк, космонавт кояш улын кочаклый...

 

Гагарин кочаклаган  Мадрил
Гагарин кочаклаган  Мадрил
Гагарин кочаклаган Мадрил
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: