Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 апрель , 12:24

124 яшен тутырган

Бабакай әле картлар йортында яши. 

124 яшен тутырган
124 яшен тутырган

Көньяк Америка континентының Перу илендә 124 яшьлек бер бабай яши ди. Ул үзен дөньядагы иң карт ир дип саный икән.
Ил хөкүмәте раславы буенча, Марселино Абад Толентино 1900 елда Уануко төбәгендә туган. 2019 елга кадәр шәхес танытмасыз яшәгән, хөкүмәт юллап биргәч, тиешле документларга ия булган.
Бабакай әле картлар йортында яши. Перу хөкүмәте белдерүенчә, Толентинога апрельдә 124 яшь тулган. Бу аның дөнья тарихында иң карт ир кеше булуы мөмкин дигән сүз. Ил властьлары Гинессларның рекордлар китабына гариза биргән, әле карау-тикшерү эшләре бара ди.
Толентино гомер буе фермерлык белән шөгыльләнгән. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, бу исә аның холкы күркәмлегендә һәм сәламәтлеге ныклыгында чагылыш тапкан. Озак яшәү сере итеп ул файдалы ризыклар ашауны, мәсәлән, яшелчә-җимеш, бәрән итен, атаган.
Бүгенге көндә исә дөньяның иң карт кешесе итеп Бөек Британиядә яшәүче 111 яшьлек Джон Тиннисвуд санала. Ул 1912 нче елда туган һәм Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Ә абсолют рекордны Франциядә яшәүче Жанна Кальман куйган. Документларга ярашлы, ул 122 ел һәм 164 көн яшәгән.
Сез үзегезгә шулкадәр озын гомер теләр идегезме, мөхтәрәм дуслар?

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: