Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 апрель , 15:41

Сыерларын зебр ясыйлар

Менә мәзәк! Ни өчен?    

Сыерларын зебр ясыйлар
Сыерларын зебр ясыйлар

Менә мәзәк! Ни өчен?

 

Японлылар сыерларын нигә буйый? Шул сорауга җавап биреп карыйк әле.

Эш шунда ки, Япониянең Ямагата префектурасындагы фермерлар сыерларын зебр кебек буйый башлаган. Менә мәзәк! Ни өчен?

Ул да булса, аларны төрле чебен-черкидән шулай саклап, савымны киметмәс өчен тырышулары икән.

 

  Кигәвеннәр мыжлап торган яланнарга сыерларын чыгарырга теләми икән япон фермерлары.  Гади сыерлар минутына16 тапкыр койрык болгап, кигәвеннәрне куа икән Ә болай буй-буй бизәп чыгаргач, кигәвеннәр азрак килә, сыерлар минутына 5 тапкыр гына койрык болгап куя, ди.

Мондый гадәти булмаган төсләр кигәвеннәрнең башын бутый икән, алар кая кунарга белми очып китәләр, ди.

 

Фото: paypress.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: