Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 апрель , 15:44

Баобабның кыйммәте нидә?

Филләр аны тулысынча диярлек ашап бетерә.

Баобабның кыйммәте нидә?
Баобабның кыйммәте нидә?

Баобаб агачы үсемлекләр арасында иң озын гомерлесе булып санала. Ул 3 мең елга кадәр, хәтта 4 - 5 мең елга кадәр дә яши ала дип раслаучылар бар. Моны төгәл итеп беркем дә белми, чөнки аның яшен дөрес исәпләргә булышучы боҗралары юк.
Агачның калын кабыгы астында йомшак, күзәнәкле, купшак тукыма. Яңгырлар сезоны вакытында алар губка сыман суны нык итеп сеңдерәләр.
Корылык чорында агачның күләме кечерәя, яфракларын коя һәм кыска вакыт эчендә 20 сантиметр зурлыгындагы ак чәчәкләр ата. Бу гүзәллекне читтән генә күзәтеп була, чөнки баобабның чәчәкләреннән сасы черек исе килә. Бераздан чәчәкләреннән формалары буенча кыярны хәтерләтүче кара җимешләр үсеп чыга.
Баобаб агачын кешеләр төрлечә файдалана. Кабыгыннан - баулар, агачыннан көймә һәм кәгазь ясыйлар, яфраклары һәм җимешләрен ашыйлар.
Хайваннар да аның җимешләре ашый. Аеруча маймыл ярата. Филләр исә аның яфраклары һәм ботакларын гына түгел, агачны тулысынча диярлек ашап бетерә.

 

Баобабның кыйммәте нидә?
Баобабның кыйммәте нидә?
Баобабның кыйммәте нидә?
Баобабның кыйммәте нидә?
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: