Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 апрель , 14:00

Безне нинди җәй көтә?

Җәй Русиядә елдан-ел эссерәк.

Безне нинди җәй көтә?
Безне нинди җәй көтә?

Русия Фәннәр академиясенең Пущинск биологик тикшеренүләр гыйльми үзәгенең табигать һәлакәтләре белгече Алексей КАРНАУХОВ быел табигать һәлакәтләре артачак дип фаразлый.

«2024 елның җәе аномаль эссе булачак, шул сәбәпле табигать һәлакәтләре артачак. Температура үсеше котылгысыз рәвештә табигатьтә давыл, давыллы өермә, су ташулар һәм корылык кебек катаклизмнар һәм аномалияләр ешаюына китерә. Моннан тыш, аномаль эсселек урман янгыннары саны артуына китерә. Җәй Русиядә елдан-ел эссерәк була барачак. Берничә дистә ел инде уртача һава температурасы үсә. Һәр алдагы ел тагын да эссерәк булачак дип әйтә алабыз. Асылда, уртача температура бик зур түгел. Соңгы 100 елда планетабызда температура нибары 2 градуска артты», — дип белдерде ул. 

Фото:redzhina.ru  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: