Планеталар кайсы йолдызлыкта очраша?
Уфа планетариендә хәбәр итүләренчә, бүген, безнең вакыт белән 15 сәгать 53 минутта Венера Нептун дусты яныннан 0°17' көньяккарак үтә. Бу вакытта алар икесе дә “Балык” йолдызлыгында булачак.
«Венера, иң якты планета буларак, гади карашка да күренәчәк. Ә менә тыйнак Нептунны телескоп яки яхшы бинокль аша гына күреп булачак, – дип белдерәләр планетарийда. – Әмма без бу планеталарның кушылуын көн яктысында күрмәячәкбез».
«Башинформ» берникадәр алдарак, Башкортстан халкын апрель аенда күк җисемнәренә бәйле шундый күренешләр буласын белдергән иде.
Фото: rosspectr.ru, gas-kvas.com