Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 апрель , 14:47

“Рәхмәт” өчен рәхмәт!

Сайлау бүләге – фатирны кем отты?    

“Рәхмәт” өчен рәхмәт!
“Рәхмәт” өчен рәхмәт!

Сайлау бүләге – фатирны кем отты?

 

РФ Президентын сайлаганда игълан ителгән  «Рәхмәт-2024» акиясе бик күпләрне сөендерде.  Отышта бәхете булганнар машина, ялга юллама, бүләкләр отты. Без дә катнаштык һәм отканнар өчен сөенеч оттык!

Күпләрне ышандырган да, ышандырмаган да  фатир кем бәхетенә чыкты соң?

“Гаилә елы”нда мондый шәп бүләкне Чакмагыштан күп балалы гаилә – Латыйповлар откан!

Менә бит, бәхетләренә язган булгач ни,  2,5 млн.нан артык сайлаучы катнашкан отышта фатирны өч бөркет тәрбияләүче күпбалалы Латыйповлар –Айгөл белән Илдар откан.

 “Гаилә елында бу безгә көтелмәгән, зур, шатлыклы бүләк булды. Без соңгы минутка кадәр ышанмадык. Бәхетебезнең чиге юк. Бу акцияне оештыручыларга зур рәхмәт,”– дип, яшь гаилә шатлыкларын районның “Игенче “ гәзите белән уртаклашкан.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: