Болар кызыклы!
1 апрель 2024, 08:33

Табигатебез җанлана башлады

Җылы яклардан аккошлар кайта башлады.

Табигатебез җанлана башладыТабигатебез җанлана башлады
Табигатебез җанлана башлады

"Башкортстан" милли паркында кышкы йокысыннан уянган аюны күргәннәр. Урман патшасын Бөрҗән районының Агыйдел ялгасы ярында күргәннәр. "Мөгаен, аюның өненә су үткәндер һәм ул җанварның тынычлыгын алгандыр", -дип язып чыккан милли паркның телеграм-каналы.
Ә менә "Шүлгәнташ" тыюлыгы хезмәткәре Әхмәди Сәгыйтов мәгарадән ерак булмаган Шүлгән елгасы буенда селәүсенне (рысь) очратып фотога төшергән. Селәүсеннәрнең үтә сак җанвар булуын, аның ялгыз яшәвен һәм өркәк булуын искә алганда, бу - бик сирәк очрак. Селәүсеннәр вак хайваннарга һөҗүм итәләр, кешеләрдән курыкмыйлар, әмма һөҗүм дә итмиләр. Белгечләр селәүсеннәр табигатьтә гаять сирәк очрыйлар дип аңлаталар.
"Башкортстан" тыюлыгында селәүсеннәргә яшәү өчен шартлар бар, аларны анда еш кына күргәлиләр. Белгечләр урман юлында селәүсен очраса, кул болгап кычкырырга киңәш итәләр. Шул чакта урман песие куркып качачак.
Быел язның кинәт җылытып карларны эретә башлавы сәбәбе белән микән, республикага җылы яклардан аккошлар әйләнеп кайта башлады. Мәгърур һәм затлы кошларны республиканың берничә районында фото һәм видеога төшереп өлгергәннәр. Мәсәлән, Зилаер, Бөрҗән районнарында. Шулай ук аккошларны Мәләвез районында ял итәргә туктаган вакытларында күргәннәр.
Табигать уяна, җанлана башлады, шөкер. Инде җәйләребез имин, тыныч, шатлыклы булсын!

"Башинформ" буенча.

Табигатебез җанлана башлады
Табигатебез җанлана башлады
Табигатебез җанлана башлады
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас