Болар кызыклы!
1 апрель 2024, 07:41

Кешегә дуңгыз бөерен күчереп утыртканнар

Табиблар биотехнологияләр ярдәмендә проблеманы хәл итеп булачагына өметләнәләр.

Кешегә дуңгыз бөерен күчереп утыртканнарКешегә дуңгыз бөерен күчереп утыртканнар
Кешегә дуңгыз бөерен күчереп утыртканнар

Американың Массачусет дәваханәсе табиблары тарихта беренче тапкыр кешегә дуңгызның генетик үзгәртелгән бөерен күчереп утырткан. Операция 16 мартта уңышлы үткән. 62 яшьлек пациент үзен яхшы хис итә ди.
Шикәр чире белән интегүче Слэймен 2011-2018 елларда диалезга йөрергә мәҗбүр булган. 2018 елда аңа донор бөере күчереп утыртылган, ләкин орган 5 елдан соң эшләми башлаган. 2023 елдани алып авыруга янә диалезга йөрергә туры килгән. Пациентка тәҗрибә операциясе тәкъдим иткәннәр. Югыйсә, аңа донор бөерен 5 - 6 ел көтәргә туры килер иде. Массачусет дәваханәсенең табиб-нефрологы ул вакытка кадәр Слэйменның яшәве икеле булыр иде дигән.
eGenesis бионтехнология компаниясе операция өчен донор органнарын әзерләп биргән. Орган кешегә яраклы булсын өчен eGenesis галимнәре кешенең иммун системасына һөҗүм итүче дуңгызның шикәр синтезенда катнашучы өч генын кисеп алганнар. Шулай ук аңа трансплантатны һәм иммун реакцияләрен кире кагарга сәләтле кешенең 7 генын өстәгәннәр. Моннан тыш, галимнәр кешегә зыян салучы вируслы ДНК кисәкчәләрен алып ташлаганнар.
Массачусет дәваханәсе табиблары мондый трансплантацияләрнең якын киләчәктә гадәти күренешкә әверелүенә, ә пациентлар өчен авыр диалез процедурасының үткәндә калачагына, биотехнологияләр ярдәмендә әлеге проблеманы хәл итеп булачагына өметләнәләр.

Фото: inosmi.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас