Болар кызыклы!
1 апрель 2024, 13:45

Геофизиклар кисәтә

Бу хәл тарихта беренче тапкыр булачак.

Геофизиклар кисәтәГеофизиклар кисәтә
Геофизиклар кисәтә

Геофизиклар 2029 елга кешелек дөньясына сәгатьләрне 1 секундка артка күчерергә туры киләчәк дип кисәтә. Глобаль җылыту аркасында Җирнең әйләнү тизлеге элеккегә караганда тизрәк кими, бу исә вакытны төзәтүгә китерәчәк.
Бу хәл тарихта беренче тапкыр булачак. Калифорниядәге Сан-Диего университеты геофизигы Дункан Агню әлеге күренеш Җир шары әйләнүендә зур үзгәрешләр була дигән сүз түгел, ләкин бу безнең гадәти булмаган заманада яшәвебезне исбатлый дип белдерә.
Полюсларда бозларның эрүе планетаның әйләнү тизлеген акрынайта дип саный галим.
Җирнең әйләнү тизлеге акрынаюы Айның тарту көче чыгарган диңгез ташкынына бәйле дип аңлата АКШ Хәрби-диңгез обсерваториясе вакыт бүлегенең элеккеге директоры Дэннис Маккарти. Стандарт вакыт сыйфатында атом сәгатьләрен кабул итү белән төзәтү таләп итүче астрономик һәм атом вакытлары арасында аерма килеп чыккан. 1972 нче елда вакытны синхронлаштыру өчен "кабисә секундлары" кертелгән, хәзер исә аларны киметү зарурлыгы туган.
Төгәл вакыт мөһимлеге тарату исәпләүләрен һәм финанс операцияләрен синхронлаштыру өчен кирәк. Ә моңа кадәр өстәмә секундны дөрес эшкәртмәү компьютер системалары һәм компанияләр эшләрендә өзеклекләргә китергән.

Фото:polinka.top 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас