1апрельдә ел саен Халыкара кошлар көне билгеләнә. Аның төп максаты - Җир шарында кошлар төрлелеген һәм санын саклау.
Халыкара кошлар көне беренче тапкыр 1894 елда билгеләнә. 1906 елдан алып дөньяның күп илендә бу көнне билгели башлыйлар.
1 апрель көне очраклы рәвештә сайланмаган. Яз башы белән бик күп кошлар оя корган урыннарына әйләнеп кайталар, кешеләр аларны шатланып һәм хисләнеп каршы алалар. Профессиональ орнитологлар һәм кошларны сөючеләр бәйрәмгә алдан әзерләнә башлыйлар: күзәтүләр алып баралар, тукландыралар, кош умарталары эләләр, фото һәм видео материаллар әзерлиләр.
Фото: mypetnames.ru