Болар кызыклы!
30 март 2024, 04:18

Иң куркыныч вакыт – яз һәм җәй...

Машина ишеген ябып йөрегез, иптәшләр...  

Иң куркыныч вакыт – яз һәм җәй...Иң куркыныч вакыт – яз һәм җәй...
Иң куркыныч вакыт – яз һәм җәй...

Машина ишеген ябып йөрегез, иптәшләр...

 

Автомобильгә маллар зыян салгалап тора.  Я сыер үзенең матур йөзен аның көзгесеннән килеп карый. Аннары аны алыштырырга гына кала. Я күркәләр ялтырап торган капотка очып менеп, биеп төшә. Анда аларның мәңге бетми торган “автографлары”кала.  Сарык бәрәннәре дә  ярата ул “сәхнә”не. Затлы буяу гына аларның каты тоякларын яратмый, йөзе җыерчыкланып кала. Ә хуҗаларның кашы гына җыерылмый, йөрәгенә ут каба. Чөнки...

Менә шул рәвешле маллар зыян салган очракларның  70%  язга һәм җәй айларына туры килә икән.

Әле күптән түгел генә тагын шуңа охшаш хәл булган. Уфа янында яшәүче бер кеше үзенең “Гранта”сының ишеген ачык килеш калдырып, онытып калдырган букчасы артыннан өенә кереп киткән.

Шул вакыт, кирәк бит аның туры килүе, сыер көтүе шул урамнан узган. Ә сыер малы урап йөрергә яртмый, туры менә,. Туры бара, сөзеп бара, шуңадыр исеме дә сыер бу изге хайванкайларның. Менә бу машина бәхетенә тигән сыерлар да аны урап узмаганнар... Нәтиҗәдә, көтүнең тузаннары утырып бетмәс борын букчасын күтәреп чыккан ир, ишеге каерылып төшкән машинасын күреп,  чәчен йолкыр хәлгә җиткәндер.

Сыерлар үз эшләрен эшләп киткән, ә хуҗага мәшәкате калган.

 Машинаның ишеген генә түгел, көзгесен дә,  крылосын да алыштырырга туры килгән.

Бу мәшәкатьләр аңа... 67,8 мең сумга төшкән. Машина КАСКО полисы буенча страховкаланган булган. Страховка акчасы чыгымның 2/3 (45,4 мең сум) каплаткан.  Ә менә ОСАГО полисы буенча мондый очракта түләнми.

Фото: do-slez.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас