Болар кызыклы!
29 март 2024, 11:12

Беренче тапкыр катнашалар

Хәерле булсын!

Беренче тапкыр катнашаларБеренче тапкыр катнашалар
Беренче тапкыр катнашалар
Тарихта беренче тапкыр  "Галәм кызы - 2024" бәйгесендә Сәгуд Гарәбстаны кызы катнашачак. Руми әл-Катани исемле бу чибәр кыз 27 яшьтә, һөнәре буенча теш табибы, блогер, модель. 
"Галәм кызы" бәйгесендә катнашу минем өчен дәрәҗә. Сәгуд Гарәбстаны әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашачак", - ди Руми.
Бәйгенең финалы Мексикада сентябрь ахырында үтәчәк.
Ислам кануннары ныклап өстенлек иткән илнең әлеге бәйгедә катнашырга карар итүе гаҗәп. Хәер, хәзер бу илдә хатын-кызлар гел генә пәрәнҗә ябынып утырмый. Алар югары белем алалар, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр, машина йөртәләр, инде менә гүзәллек конкурсларында да катнашырга җөрьәт итә башладылар. Хәерле булсын!
 
Беренче тапкыр катнашалар
Беренче тапкыр катнашалар
Беренче тапкыр катнашалар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас